Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узачак

3 апрельдә Свердловск өлкәсендә «Телсез күке» фильмы премьерасы белән Татарстан киносы көннәре башланып китә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Екатеринбургта «Дом кино» кинотеатрында ачылыш вакытында фин снайперы Зыятдин ролен башкарган актер Эльдар Гатауллин белән иҗади очрашу була. Иҗади очрашулар шулай ук Буланашта һәм Югары Пышмада узачак.
Татарстан Республикасының халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең пьесасы буенча фильмны режиссер Рәүф Кубаев төшергән. Фильм сугыш вакытындагы мәхәббәт, совет-фин сугышы вакыйгалары фонындагы хыянәт һәм туганлык күренешләре турында сөйли.
Чараны Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы һәм фильм фонды ярдәмендә Татарстанның «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе һәм Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештыра.
Фильм рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә.
Свердловск өлкәсендә Татарстан киносын күрсәтү ел саен оештырыла һәм күркәм традициягә әйләнеп бара. Бу төбәк халкына Татарстанның бай мәдәнияте белән танышу, милли сәнгатьнең яңа якларын ачу мөмкинлеген бирә. Мондый мәдәни хезмәттәшлек төрле төбәкләр арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуда мөһим роль уйный, тәҗрибә алышырга ярдәм итә, аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен платформа булдыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз