news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә «Яраткан моңнар» татар җыры бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Свердловск өлкәсендә «Яраткан моңнар» татар җыры бәйгесе җиңүчеләре билгеле
https://tatar-congress.org

Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы Әрәкәй авылында татар җырын башкаручыларның «Яраткан моңнар» традицион төбәкара конкурсы җиңүчеләре билгеле. 

2022 елда жюри конкурс Гран-приен бирмәскә карар кылды. Конкурс лауреаты исеменә Свердловск өлкәсе Урта Богалыш авылыннан Фагилә Бәдриева, Пермь краеның Югары Солянка авылы Кишерт мәдәният үзәгенең «ЛУКЛЭР» вокаль ансамбле лаек булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Тулы исемлекне конгресс сайтыннан карап була.

XX гасырның 90нчы еллар башында Свердловск шәһәре һәм өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге активистлары көче белән барлыкка килгән конкурс быел беренче тапкыр Офицерлар йортында узды. Ул 1993 елда Свердловск Мәдәният йортында, 1994 елда ВИЗ Мәдәният йортында, 1995 елда «Космос» кино-концерт залында үткәрелде. 2000 еллар башында ул яңадан ВИЗ мәдәният йорты сәхнәсенә кайта, аннары Березовский шәһәренә күчә.

2014 елдан татар җырын башкаручыларның «Яраткан моңнар» төбәкара конкурсында даими рәвештә Түбән Сырга районының Әрәкәй авылы милли мәдәни комплексында Свердловск өлкәсе Дәүләт халык иҗаты сарае, барлык кызыксынучылар һәм оешмалар белән берлектә үткәрелә.

«Конкурс күптән Свердловск өлкәсе чикләрен үтеп, Урал җирендә Россиянең башка төбәкләрендә иҗат коллективларын һәм катнашучыларны каршы алды. 2022 елгы конкурс кагыйдәләрдән искәрмә түгел, конкурста катнашу өчен Россиянең 7 төбәгеннән: Свердловск, Чиләбе, Новосибирск, Омск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан кырыктан артык гариза керде», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100