news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә татар телендәге фильмнар күрсәтү дәвам итә

27 мартта Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендәге «Киноград» кинотеатрында татар телендәге «Исәнмесез» фильмы күрсәтелде. Бу Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә «Татаркино» һәм кинотеатр арасындагы ике яклы килешү нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фильм тамашачыларга бик тә ошады: сеанс тәмамланганнан соң да алар таралышырга ашыкмады, озаклап фикер алышты.

«Киноград» кинотеатры алга таба да коммерция нигезендә татар телендәге фильмнар күрсәтү буенча «Татаркино» белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100