news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре билгеле

Свердловск өлкәсе Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының өлкә чаралары планы нигезендә укучылар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасы узды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел олимпиада мәгълүмати-коммуникация технологияләрен кулланып, көндезге этапта үткәрелде, катнашучылар муниципаль берәмлекләрнең мәгариф оешмаларында (Әртә шәһәр округы, Әчет шәһәр округы, Түбән Серга муниципаль районы, Красноуфимск округының муниципаль берәмлеге) олимпиада биремнәрен үтәде.

Олимпиаданы үткәрү өчен һәр муниципаль берәмлектә бер белем бирү учреждениесе билгеләнде, анда олимпиада биремнәренең үтәлеше видеофиксация белән тәэмин ителде һәм җәмәгать күзәтүчеләре билгеләнде.

Олимпиадада татар этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләренең 7-11 сыйныфларыннан 44 укучы катнашты.

  • Олимпиада нәтиҗәләрен сылтама аша кереп карап була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100