news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә татар мәдәниятен саклауга багышланган семинар-практикум узды

Свердловск өлкәсендә татар мәдәниятен саклауга багышланган семинар-практикум узды
Фото: Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге

Свердловск өлкәсенең Аракаево авылы Милли мәдәният комплексында «Мәдәни-ял итү учреждениеләренең заманча шартларда традицион татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өлкәсендәге эшчәнлеге» дип аталган традицион өч көнлек төбәкара семинар-практикум узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итте.

Семинарны ачу тантанасында Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов катнашкан. Ул чарада җыелган барлык катнашучыларны сәламләгән.

Семинарның программасы гаять бай һәм күпкырлы булган. Өч көн дәвамында катнашучылар түбәндәге юнәлешләрдә осталыкларын арттырган:

  • Вокал һәм сүз сәнгате: Татар халык җырларын, вокаль тамашалар кую, репертуар төзү серләре өйрәнелгән. Тавыш һәм сүз осталыгы тренингы кысаларында артикуляция гимнастикасы, сулыш алу, дикция һәм дөрес татарча әйтелеш буенча гамәли күнекмәләр үткәрелгән. Катнашучылар бөек шагыйрь Габдулла Тукай текстлары белән эшләгән.
  • Милли биюләр: Катнашучылар татар халык биюләрен өйрәнгән, импровизация алымнарын үзләштергән.
  • Сәхнә осталыгы һәм фольклор: Катнашучылар өчен сәхнә хәрәкәте нигезләре һәм актерлык осталыгы буенча күнегүләр әзерләнгән. Алар шулай ук фольклор ансамбле составында татар халык инструментларында уйнау үзенчәлекләре белән дә танышкан.

Семинарда катнашучыларны Казаннан һәм Свердловск өлкәсеннән килгән әйдәп баручы белгечләр, шул исәптән Татарстанның атказанган артистлары һәм сәнгать эшлеклеләре укыткан.

Укулар тәмамлангач, катнашучыларга квалификация арттыру турындагы махсус таныклыклар тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot