news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә Татар киносы көннәре үтәчәк

10-14 апрельдә Свердловск өлкәсендә Татар киносы көннәре үтәчәк. Чара Россиядә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырыла.

Тамашачылар игътибарына «Гашыйклар тавы» фильмы тәкъдим ителәчәк. Ул татар телендә русча субтитрлар белән барачак. Нәфис фильмның режиссеры – Салават Юзиев. Ул халык шагыйре Илдар Юзиевның «Гашыйклар тавы» әсәре нигезендә төшерелгән.

Фильм Екатеринбургта, Буланашта, Югары Пышмада, Первоуральскида,, Серовта, Әрәкәйдә һәм Әҗеголда күрсәтеләчәк.

  • Уралда татар киносы көннәре 2019 елдан бирле оештырыла. Узган ел тамашачылар игътибарына «Телсез күке» фильмы тәкъдим ителгән иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot