news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә Татар эшмәкәрләренең эшлекле клубы оештырылачак

Свердловск өлкәсендә Татар эшмәкәрләренең эшлекле клубы оештырылачак
Фото: https://tatur.tatarstan.ru

Свердловск өлкәсенең татар эшмәкәрләре очрашуы булды. Чарада кече һәм урта бизнесның 30дан артык вәкиле катнашты. Ул Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татар эшмәкәрләренең эшлекле клубын булдыру максатыннан үткәрелде. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов белән очрашуда республиканың сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдим ителде, икътисади үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында белдерелде.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиленең урынбасары Фәвия Сафиуллина Ульяновск, Төмән өлкәләрендә, Удмуртия Республикасында һәм Пермь краенда татар эшмәкәрләре ассоциацияләренең эш тәҗрибәсе турында сөйләде. Хезмәттәшлекнең һәм көчләрне берләштерүнең мөмкин булган вариантлары турында фикер алыштылар. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге каршында 5 кешедән торган җитәкчелек советы белән Татар эшмәкәрләренең эшлекле клубын булдыру тәкъдиме яңгырады.

Даими вәкиллекнең Татар эшмәкәрләренең эшлекле клубын төзү турындагы тәкъдиме күпчелек тавыш белән хупланды. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге каршында юридик заттан башка эшне башлау турында карар кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100