Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Свердловск өлкәсендә Сәрдәрия Нигъмәтова исемендәге Татар халык иҗаты бәйгесе булды
Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылы милли мәдәни комплексында Сәрдәрия Нигъмәтова исемендәге XIII Халыкара татар халык иҗаты конкурсы узды. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге татар халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын торгызу, милли сәнгатьне пропагандалау, татар әдәбиятының һәм сәнгатенең иң яхшы әсәрләрен популярлаштыру, Ватанга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук талантлы җырчыларны һәм иҗат коллективларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан оештырыла.
Конкурста Свердловск, Чиләбе өлкәләре һәм Башкортстан Республикасыннан 200дән артык талантлы җырчы катнашты.
Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең консультанты Рифат Йосыпов әлеге конкурста жюри составында эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз