news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә Сабантуйлар дәвам итә

13 июньдә Свердловск өлкәсенең Реж шәһәрендә хезмәт шатлыгын, халыкның гореф-гадәтләрен һәм заманча традицияләрне берләштергән традицион халык бәйрәме –Сабан туе гөрләде. Бәйрәм дәртле җыр-биюләрне үз эченә алган мәдәният фестиваленә әверелде. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Реж муниципаль округы башлыгы вәкаләтләрен башкаручы Елена Сметанина ачып җибәрде. Дәүләт Думасы депутаты, биатлон буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы һәм ике тапкыр дөнья чемпионы Сергей Чепиков, Свердловск өлкәсе Агросәнәгать комплексы һәм кулланучылар базары министрлыгының Реж авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Павел Саввулид һәм Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов (ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын тапшырды) бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.

Мәдәни программа үзенең төрлелеге һәм масштабы белән тамашачыларны таң калдырды. Сәхнәдә талантлы иҗат коллективлары чыгыш ясады, мавыктыргыч конкурслар һәм халык уеннары оештырылды. Бәйрәм кунаклары традицион бәйгеләрдә - билбау көрәше, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү һәм башка халык уеннарында катнашты.

Татарстан Республикасыннан килгән сәнгать осталары бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәде һәм чараның югары дәрәҗәдә узуын тәэмин итте.

14 июньдә халык бәйрәме Екатеринбургның «Эльмашевский» ял паркында дәвам итте. Рифат Йосыпов шәһәр халкын бәйрәм белән котлады, чарада катнашучылар һәм кунакларга Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.

Ике бәйрәм дә төрле буын һәм милләт кешеләрен берләштерүче, халыкларның мәдәни традицияләрен саклаучы һәм үстерүче мөһим вакыйга буларак үз әһәмиятен тагын бер кат раслады. Сабан туе халык традицияләренең, кешеләрне берләштереп, гомуми бәйрәм һәм шатлык атмосферасы тудыра алуына ачык дәлил булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot