news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә Сабантуйда абсолют батырга машина бирәләр

3 июльдә Свердловск өлкәсенең Сысерть округында өлкә Сабантуе узачак. Көрәштә җиңгән абсолют батырга төп бүләк – машина бирелә. Бу турыда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге  хәбәр итә.

Бәйрәмнең рәсми ачылышы 12.00 сәгатьтә башлана. Тамаша Сысерть шәһәр округында Кадниково авылының «Ак Ат» шәһәр яны клубы янында уза. Кунаклар өчен мәйдан 11.00 сәгатьтә ачыла.

Тамашачылар арасында призлар: 14 смартфон, ноутбук, робот тузансуырткыч уйнатыла. 

Бәйрәмнең мәдәни программасында Рифат Зарипов, Раяз Фасыйхов, игезәк җырчылар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар чыгышы көтелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100