news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә рәссам Бакый Урманче иҗатына багышланган ачык дәресләр узды

Свердловск өлкәсенең этномәдәни (татарча) белем бирү компонентлы мәктәпләрендә танылган рәссам Бакый Урманче иҗатына багышланган дәресләр үтте. Алар викторина, ачык дәрес, презентацияләр рәвешендә оештырылды. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итте.

Әҗегол урта белем бирү мәктәбе - Манчаж Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе филиалы укучылары мәгълүмати - агарту дәресе үткәрде. Дәрестә алар укытучы ролендә чыгыш ясады һәм дискуссиягә педагогларны чакырды, диелә хәбәрдә.

Шулай ук Түбән Сырга муниципаль районының Васькино урта мәктәбендә, Урмәкәй һәм Шәкүр авылының «Мирас» укыту үзәкләрендә дә ачык дәресләр һәм китап күргәзмәләре узды. Мондый күргәзмә һәм дәресләр Әртә шәһәр округының Поташкино урта гомуми белем бирү мәктәбе - Әртә Шигере төп гомуми белем бирү мәктәбе филиалында да оештырылды.

Бакый Идрис улы Урманче (1897 елның 23 феврале - 1990 елның 6 августы) - татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы сәләтле рәссам, график, скульптор, монументалист, театр рәссамы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100