news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Свердловск өлкәсендә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Фото: Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге

Ел саен 25 августта Татарстан Республикасында һәм аннан читтә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Бу – татар халкының фашизмга каршы көрәштә үз гомерен корбан иткән каһарман улларына хөрмәт күрсәтү бәйрәме. Екатеринбург шәһәренең Халыклар дуслыгы скверында бөек татар шагыйре һәм аның көрәштәшләре истәлегенә чәчәкләр салу тантанасы узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итте.

Бу әһәмиятле көндә шәһәрнең битараф булмаган кешеләре Муса Җәлил һәйкәле янында җыелды. Алар азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәштә гаять зур батырлык һәм ныклык күрсәткән шагыйрьнең һәм аның хәрби иптәшләренең истәлеген хөрмәтләде. Халкыбызның бөек улларының каһарманлыгы мәңгегә Ватанга чиксез мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып калачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot