Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловск өлкәсендә милли-мәдәни оешма төзегән Сөфхәт Надыйров вафат
Свердловск өлкәсендә милли-мәдәни оешма төзегән Сөфхәт Надыйров вафат булган, дип хәбәр итә Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсенең Телеграм-каналы.
Хөрмәтле аксакалның вафаты сәбәпле Урал мөхтәсибәте башлыгы тәгъзия белдерә.
«Свердловск өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш имам-мөхтәсиб Артур Мөхетдинов, чиксез хөрмәтле шәхес, уртак иҗтимагый һәм мәдәни инициативаларда ышанычлы фикердәше, РФ Хезмәт ветераны, өлкәнең күренекле җәмәгать эшлеклесе Сөфхәт Лотфулла улы Надыйровның вафатын Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә буйсынып, тирән кайгы белән кабул итүе турында яза.
Сөфхәт Лотфулла улының тормыш эшенә әверелгән – Мәҗит Гафури исемендәге татар-башкорт мәдәнияте төбәк җәмгыятен оештырып, эшләтүе, Милләтара китапханәне булдыруда катнашуы, аның фондына йөзләгән бәһасез китаплар бүләк итүе, исәпсез–хисапсыз мәгърифәтчел чараларны оештыруы - киләчәк буыннар өчен якты мирас, рухи нигез булып калачак. Шөкер, күп санлы бүләкләргә лаек булган ихлас хезмәте тынычлык, татулык һәм мәгърифәтчелек эшенә хезмәт итте. Кызганыч, Екатеринбургта каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куюга күпме гомерен багышлап та, ул үзенең бу мөһим ниятен тормышка ашыра алмый китеп барды, - дип бәян кыла мөхтәсиб.
«Милләт өчен җан атып яшәгән Сөфхәт Лотфулла улы Надыйровның якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Раббыбыз аның хемәтләреннән разый булсын», – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз