Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловск өлкәсендә «Курай» ансамбленең 15нче юбилей концерты булды

23 мартта Березов шәһәр округының «Современник» мәдәният сараенда «Курай» ансамбленең күптән көтелгән 15нче юбилей концерты булды. Әлеге мөһим вакыйга бик күп тамашачыларны җыйды – алар яраткан коллективының матур чыгышлары белән ләззәтләнергә килде. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
«Курай» ансамбле 2009 елдан бирле Илнур Хәмидуллин җитәкчелегендә эшчәнлеген алып бара. Ансамбль оешканнан бирле концертлар кую һәм гастрольләргә йөрү белән актив шөгыльләнә, шулай ук күп кенә конкурсларда һәм фестивальләрдә даими рәвештә катнаша. Коллектив күп тапкырлар «Урал сандугачы» татар җыры һәм музыкасын башкаручылар ачык фестиваль-конкурсы лауреаты булды.
Татарстан Республикасы даими вәкиллеге консультанты Ришат Йосыпов коллективны котлады һәм «Курай» ансамбленә, коллективның аерым катнашучыларына Свердловск өлкәсе территориясендә татар мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга керткән зур өлеше өчен һәм юбилей уңаеннан ТР даими вәкиллегенең мактау грамоталарын тапшырды.
Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Березов муниципаль округының мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе башлыгы Кирилл Репин һәм иҗтимагый палата рәисе Маргарита Дорохина бар иде. Алар шулай ук котлауларга кушылды һәм вакыйганың әһәмиятен билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз