news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы исеме билгеле

Свердловск өлкәсендә иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы исеме билгеле
https://tatur.tatarstan.ru

Түбән Серга «Мирас» мәгариф үзәге тәрбиячесе Лариса Әхмәтова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы - 2023» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында Свердловск өлкәсен тәкъдим итү хокукына ия булды. Ул Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында уздырыла торган әлеге конкурсның төбәк этабында җиңде. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Финалның өч сынавы (дәрес, тәрбия сәгате һәм педагоглар өчен мастер-класс) нәтиҗәләре буенча җиңүчедән тыш, жюри ике призерны да билгеләде. Алар – Әртә Шигер мәктәбенең (Әртә шәһәр округы) рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фидания Бархаева һәм аның Түбән Тагилдагы 18нче гимназиясеннән хезмәттәше Екатерина Киоссе.

Искәртик, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» конкурсында туган телдә төп белем бирү программасын гамәлгә ашыра торган укытучылар һәм тәрбиячеләр катнаша. Беренче, читтән торып катнашу этабында алар жюрига методик портфолио - соңгы өч елда педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре турында аналитик язма һәм «Методик остаханә» эшләнмәсен тәкъдим итте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100