news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә беренче Сабантуй булды

Свердловск өлкәсендә беренче Сабантуй булды
https://tatur.tatarstan.ru

21 майда Свердловск өлкәсенең Киров шәһәре округының Левиха бистәсендә быел беренче Сабан туе узды. Анда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов катнашты.

Рифат Йосыпов тантаналы ачылышта татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Левиха бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында ишегаллары оештырылды, тамашачылар татар халык уеннарында катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot