news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә беренче Сабан туе узды

https://tatur.tatarstan.ru/

27 майда Свердловск өлкәсенең Лёвиха бистәсе мәдәният һәм ял паркында татар-башкорт халкының традицион бәйрәме – Сабан туе узды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабан туенда барысы да (дәртле җырлар һәм күңелле биюләр, мастер-класслар, көч һәм җитезлектә ярышу, кунакчыллык һәм ачык йөз) бар иде.

Мактаулы кунаклар арасында исә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфановны, Кировград шәһәр округы Думасы рәисе урынбасары Владислав Тарасиковны, Полевской шәһәр округының «Башкорт корылтае» иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Әфтәховны, Свердловск өлкәсе Башкорт корылтаеның Первоуральск бүлеге рәисе, Россия Хатын-кызлар берлегенең төбәк бүлеге әгъзасы Эльмира Вахитованы (һ.б.) атап үтәргә мөмкин.

Сабан туе һәркемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды, көч, энергия өстәде һәм яхшы кәеф бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100