Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре (Үзәк мөфтият) – мөфти урынбасары Ибраһим хәзрәт Якубов, имам хатыйб Асланов Фаиг Самир Оглы – Невьянск шәһәре төзәтү колниясендә (ИК-46) мәчет ачу тантанасында катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңартылган мәчет бинасы капиталь ремонттан соң ачылды. Чарада Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең баш идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе протоиерей Алексей Елисеев, Свердловск өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Мерзлякова, Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең баш идарәсендә кеше хокукларын саклау буенча Баш идарә башлыгы ярдәмчесе, эчке хезмәт полковнигы Марат Кәбиров, Свердловск прокурорының төзәтү учреждениеләрендә законнарның үтәлешен күзәтү буенча өлкән ярдәмчесе, юстициянең кече киңәшчесе Михаил Лебедев, Невьянск шәһәр округы администрациясе башлыгы Александр Берчук катнашты.
Төзәтү колониясендәге кешеләрнең мәчетне төзекләндерү процессында актив катнашучыларына Диния нәзарәте вәкилләре Рәхмәт хатлары тапшырды, мәчет өчен китаплар һәм истәлекле бүләкләр бирде. Имамнар шулай ук хөкем ителгән мөселманнарга вәгазь сөйләде, изге Коръәннән өзекләр укыды, диелә хәбәрдә.