news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсе укытучысы: Югары Пышма шәһәрендәге мәктәптә татар сыйныфын ачасы иде

Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә якшәмбе мәктәбендә татар телен укытучы Гөлшат Әюпова шәһәрнең бер мәктәбендә татар сыйныфы ачылуын тели.

«Элек татар сыйныфы бар иде, кызганыч, ул ябылды, чөнки балалар саны кимеде. Югары Пышмадагы 1нче номерлы мәктәптә татар сыйныфын ачу буенча шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек, каршы килүче булмады. Хәзерге вакытта мәктәптәге татар балаларын исәпкә алу бара. Татарстаннан ярдәм булмаса, сыйныфны ача алмабыз», – дип сөйләде ул Екатеринбургта узган түгәрәк өстәл барышында. 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Хәзерге вакытта ул якшәмбе мәктәбендә татар телен укыта. «Өченче ел инде укытам. Укучыларым арта бара, урын җитми башлады», – ди ул. 

Гөлшат Әюпова Югары Пышмада татар милли-мәдәни автономиясен дә җитәкли. Җыелыр өчен урын кирәк, ди ул. «Бездә талантлар бик күп, барысын да күрсәтер өчен урын кирәк», – ди җитәкче. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100