Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловск өлкәсе Түбән Серга районында Балалар Сабан туе узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Свердловск өлкәсе Түбән Серга муниципаль районының «Аракай авылы милли мәдәни комплексы» муниципаль мәдәният учреждениесендә «Сабантуй – 2025» зур бәйрәме узды. Анда Көнбатыш идарә округы мәгариф оешмаларының татар этномәдәни компонентлы мәктәпләрендә белем алучы 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнашты. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмне ачу Свердловск өлкәсе мәгарифенең татар этномәдәни компонентлы мәктәпләр йөрешеннән башланды.
Бәйрәмнең иң күңелле вакыйгаларының берсе «Свердловск татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасының «Милләтебез хәзинәләре» картиналар коллекциясе репродукциясен һәм «Казан хәзинәсе» өстәл уенын тапшыру булды. «Свердловск өлкәсе татарларының милли - мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы советы рәисе Олег Хәбибуллин балаларны котлады һәм мәктәпләргә бүләкләр тапшырды.
Спорт мәйданчыгы кечкенә ярышлар калейдоскобына әверелде. Традицион бәйрәмебез Сабан туе тарихын белгәч, балалар үзләре халык уеннарында катнашты. Йомырка салынган кашыклар белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, капчы белән көрәш, аркан тартышу уеннары үткәрелде, шулай ук ат чабышы булды. Җиңүдән бигрәк, катнашу һәм бәйрәм атмосферасын тою мөһим иде.
Милли көрәш тә булды. Кулларның җитезлеген һәм көчен армрестлинг спорт бәйгесендә сынап карарга мөмкин иде, ә иң чыдамлылар үзләрен гер күтәрүдә сынады. Кызлар да спорт ярышларында актив катнашты.
Тагын бер якты мизгел – милли ишегаллары конкурсы булды. Жюри хөкеменә барлыгы 3 хуҗалык тәкъдим ителде. Катнашучылар хуҗалыкларны төрле номинацияләрдә тәкъдим итте.
Бәйрәм дәвамында сәхнәдә балалар коллективлары чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз