news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Ринат Әскәров юл-транспорт һәлакәтендә вафат

Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Ринат Әскәров юл-транспорт һәлакәтендә вафат
Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегенең "Вконтакте" социаль челтәрендәге төркеменнән

Свердловск өлкәсе татарлары «Урал татарлары» конгрессы рәисе, эшмәкәр Ринат Әскәров юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина хәбәр итте.

«Безнең өчен бик зур югалту. «Урал татарлары» төбәктә эшләгән иң актив оешмаларның берсе. Дәүләт органнары белән тыгыз элемтәдә эшлибез, зур бәйгеләр оештырабыз. Ул бик акыллы җитәкче иде, бик кызганыч. 55 яшен тутырган гына иде әле. Үзе дини кеше иде, биш вакыт намазын калдырмады, бик күп мәчетләр салдырды», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Ринат Әскәров 2018 елда рәис булып сайланган. Фәвия Сафиуллина аның урынбасары булган. Конгресс рәисе Первоуральск шәһәреннән Екатеринбургка килгәндә юлда туктаган йөк машинасына бәрелгән.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100