Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы съездында рәис сайланды
25 июнь көнне Югары Пышма шәһәрендә Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең (Урал мөхтәсибәте) III хисап-сайлау съезды узды.
Баш имам-мөхтәсиб Артур Мөхетдинов 2021 елдан хисап-сайлау срогы эчендә башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады һәм яңа срокка мөхтәсибәт рәисе вазифасына үз кандидатурасын тәкъдим итүдән баш тартты. Съезд делегатлары оешманың яңа рәисе итеп моңарчы оешма Рәисенең беренче урынбасары булып эшләгән Рушан Камалетдиновны сайлау өчен тавыш бирделәр. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин кушуы буенча съезд эшендә мәгариф һәм фән эшләре буенча рәис урынбасары Ренат Исламов һәм эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакиров катнашты. Ул Россия мөселманнарының рухи лидерының сәламнәрен, аның фатихасын һәм Урал мөхтәсибәте эшчәнлегенә югары бәя бирүен җиткерде.
Рушан Камалетдинов кандидатурасы Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенә раслау өчен тәкъдим ителәчәк.
Съезд барышында төбәкнең мөселман активистларына РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз