news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең «Яшен» Татар яшьләре иҗтимагый оешмасына 12 яшь тулды

«Яшен» оешмасы башта интернет киңлекләрендә барлыкка килә.

Свердловск өлкәсенең «Яшен» Татар яшьләре иҗтимагый оешмасына 12 яшь тулды
tatar-congress.org

(Казан, 5 август, "Татар-информ"). Яшьләр оешманың туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә. Шимбә көнне 3 августта җәйге форумнарга китмәгән «яшен»леләрнең бер өлеше табигать кочагына җыелды һәм туган көнен билгеләп үтте. Чарага оешманың «картлары» да чакырылган иде, дип хәбәр итә Свердловск яшьләре социаль челтәрләрдә.

  • «Яшен» оешмасы башта интернет киңлекләрендә барлыкка килә. 2003 елда tatural.ru сайты булдырыла һәм акрынлап аның тирәсендә татар яшьләре җыела башлый. 2006 елда аралашу Вконтакте төркеменә күчә. Ләкин виртуаль хат язу гына җитми, егетләр һәм кызлар 6 декабрьдә очрашу оештыра. Соңрак алар Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкаләтле вәкиллегендә дә булалар.

Шулай итеп, алга таба яшьләр интернетта да, тормышта да актив аралаша башлый: бергәләп татар дискотекаларына, татар эстрадасы йолдызларының концертларына баралар, Казанга да сәфәр кылалар. Биредә узган «Татар яшьләре көннәре»ндә иҗтимагый оешма булдырырга кирәк дигән карарга киләләр һәм үзләренең Уставларын да кабул итәләр. «Яшен» оешмасы әнә шулай барлыкка килә, аның эшчәнлегенең максатлары һәм төп юнәлешләре билгеләнә.

Оешманы гамәлгә куйган яшьләрнең күбесе хәзер инде гаилә корганнар һәм җәмәгать эшчәнлегеннән читләшкәннәр. Эшне яңа буын алып бара. Партнерлар белән берлектә тормышка ашырыла торган яңа проект — «Урал Йолдызы» яшьләр форумы. Ул Свердловск өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән килгән яшьләрне җыячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100