news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең "Якташ" татар-башкорт клубы 5 еллыгын билгеләп үтте

Иҗади клуб карамагындагы ансамбль концертларда, фестивальләрдә даими чыгыш ясый: репертуарда 50гә якын җыр бар.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ») Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә “Якташ” татар һәм башкорт милли клубы 5 еллык кечкенә юбилеен билгеләп узды, дип хәбәр итә шәһәрнең мәгълүмати сайты.

Өлкә халкын милли музыкаль фольклор хәзинәләр белән таныштыру максатында бу иҗади клубка 2011 елда шәһәрнең үзәк паркы җитәкчелеге нигез салган. Бүгенге көндә аның белән заманында Казанда мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган Зөлфия Хәмидуллина җитәкчелек итә. Аңа ире, баянчы Илнур Хәмидуллин да һәр эштә иптәш һәм ярдәмче.

“Клубка яшьләрне дә җәлеп итәргә тырышам, ләкин шулай да өлкән буын клуб эше белән күбрәк кызыксына, - дип сөйли Зөлфия Хәмидуллина. – Иҗади төркем һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе кичке сәгать 5тә җыела. Клуб карамагындагы ансамбль концертларда, фестивальләрдә даими чыгыш ясый. Репертуарда инде 50гә якын җыр бар, алга таба да елына 5-6 яңа җырны башкарырга өйрәнү максаты белән эшлибез.

Флейтада уйнаучы музыкант Дамир Фазлыевны да коллективка җәлеп итә алганнар. Шәһәрнең мәдәният идарәсе булдыра алганча үзешчән артистларга ярдәм итә. Күптән түгел “Урал сандугачы” бәйгесендә “Якташ”лар беренче дәрәҗәдәге лауреат булганнар, яз көне өлкә фестивалендә катнашырга әзерләнәләр. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100