news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсенең Әртә районы Манчаж Тамак мәктәбендә берьюлы ике зур бәйге үткәрелде

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге җитәкчелегендә өлкә күләмендә беренче тапкыр укучылар арасында бәйге узды

(Екатеринбург, 4 Май , “Татар-информ”, Назлыгөл Туктамыш). Бу көннәрдә Свердловск өлкәсенең Әртә районы Манчаж Тамак авылы мәктәбендә күңелле һәм тирән мәгънәгә ия булган чаралар узды. Хәтта тарихи мәгънәле вакыйгалар дисәң дә була чараларны. 

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хезмәткәрләре Халыкара туган тел көненә (21 февраль) багышлап, өлкәдәге татар авылларындагы мәктәпләрдә укучылар арасында татар телендә шигырь уку буенча “Туган телгә мәдхия” дип аталган бәйге оештырган иде. Бәйгенең беренче туры мәктәпләрдә үтсә, икенче туры районнарда төбәкара бәйгеләр булып үтте. Даими вәкиллек хезмәткәрләре Хәйдәр әфәнде Гыйльфанов һәм Миңсылу ханым Ижгузина февраль аенда, һәр төбәккә барып, икенче турны үткәреп кайтканнар иде. Районнарда җиңеп чыккан шигырь сөйләүчеләр Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге исеменнән дипломнар, Татарстан Республикасының Министрлар кабинетыннан, “Мәгариф” нәшриятыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан җибәрелгән истәлекле бүләкләр – әдәби китаплар белән бүләкләнделәр һәм шигырь сөйләүчеләрнең өлкә бәйгесенә юлламалар да алган иделәр. Шушы ук бәйгедә, кайбер мәктәп җитәкчеләренең тәкъдимнәре буенча, беренче тапкыр өлкәдә татар авылларындагы мәктәп китапханәчеләре арасында да бәйге үткәрү күздә тотылган иде.
Шигырь бәйгеләренең икенче турына йомгак ясалгач та, Даими вәкиллектә шушы ике бәйгене бер көндә - Татар шигърияте көннәре алдыннан - 24 апрельдә үткәрергә дигән карар кабул ителде.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу бәйгеләрне оештыруда Даими вәкиллектән тыш Әртә, Әчит, Түбән Сырга, Красноуфим район мәгариф бүлекләре, Свердловск өлкәсенең төбәкара мәгариф үсеше институты, коммерцияле булмаган “Татарстан –Урал” партнерлыгы да катнашырга теләкләре барлыкларын белдерделәр. Татарстан Республикасы Даими вәкиллеге хезмәткәрләренең бәйге уздыру турындагы уй-фикерләре Свердловск өлкәсенең Законнар чыгару палатасына да бик хуш килде булса кирәк: алар тарафыннан конкурска рәис итеп Татарстан Дәүләт Советыннан кемне дә булса чакырырга кирәк дигән фикер әйтелде.
Беренче, икенче турлар нәтиҗәләрен анализлап, йомгаклар ясагач, Даими вәкиллек хезмәткәрләре өлкә күләмдә үткәреләчәк бәйгеләрнең йомгаклау туры өстендә эшли башладылар...
Апрель аеның беренче декасында татар авылларындагы мәктәп китапханәчеләре арасында бәйгенең беренче туры узып, өлкә буенча үтәчәк турга барысы җиде китапханәче лаек дип табылды. Санаулы көннәр бик тиз үтеп, йомгаклау турын үткәрәсе дата да якынлашты.
24 апрель көне Әртә районының Манчаж Тамак мәктәбендә балаларның чыр-чуына күмелеп башланды дисәк, һич кенә дә артык булмас. Әйтерсең лә биредә яз башы белән балалар сабантуе үткәрелә дип торырсың! Ә чынлыкта, иртәдән үк Свердловск өлкәсенең төрле татар авылларында яшәүче балалар “Туган телгә мәдхия” бәйгесенең йомгаклау турына ашыгалар иде. Барысы да матурдан-матур милли киемнәребездән булгангамы, алар бүген шулкадәрле матур. Балаларга куанып, зәңгәр күктә яз кояшы елмая... (Шунысын да ассызыклап үтик, бәйгеләрне Манчаж Тамак мәктәбендә үткәрүне мәктәп директоры Дамир Гаптелҗан улы Каюмов үзе хуплады, һәм бәйгенең барлык оештыру мәшәкатьләрен ул коллективы белән бергәләшеп тартты).
Казаннан жюри рәисе итеп Татарстан Республикасы Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли эшләр буенча белгече, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Гәрәй ага Рәхимнең килүе бәйгеләрнең тантаналы төстә үтәчәгенә тагын да зуррак йогынты ясады. Даими вәкиллек хезмәткәрләре, бәйгедә бәйсез экспертларның кирәклеген дә күздә тотып, Пермь краеның Барда районы Үдик мәктәбе китапханәчесе Резеда ханым Иткининаны һәм Березовский шәһәр китапханәсенең яшүсмерләр бүлеге мөдире Гөлсия ханым Гарипованы чакырды.
Бәйге балаларның чыгышлары белән башланды. Башта алты яшьтән алып ун яшькәчә, аннан унбердән алып ундүрткәчә, соңыннан унбиштән алып унҗидегә чаклы балалар жюри әгъзаларын үзләренең чыгышлары белән “авызларына караттылар”. Бүген биредә, чын мәгънәсендә, туган телебезгә никадәрле мәдхия җырланды: шагыйрьләрнең ана телебезгә багышлап язылган иң матур шигырьләре яңгырады, язучыларның йөрәкләрдә җуелып калырлык әсәрләреннән өзекләр, халкыбыз буыннар аша буыннарга тапшырып килгән искиткеч матур әкиятләр укылды. Барлык балаларны да җиңүче итеп танырга мөмкин булган булыр иде дә бит, бәйге булгач, призлы урыннарны да атап китәргә кирәк шул.
Шулай итеп, алты яшьтән алып ун яшькәчә балалар арасында иң яхшы шигырь сөйләүче булып Әртә районы Әҗегол мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Миләүшә Шәехова (I урын) танылды, II урынны Әртә районы Манчаж Тамак мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Зөфәр Каюмов, III урынны Түбән Сырга районы Уфа-Шигер мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Илнур Гарипов яулады. Унбер яшьтән алып ундүрт яшькәчә балалар арасында иң яхшы шигырь сөйләүче булып Әртә районы Әҗегол мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Руслан Хыйләҗев (I урын) танылды, II урынга Түбән Сырга районы Васькино мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Айгөл Галимова, III урынга Әчит районы Түбән Арый мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Таңсылу Петина лаек дип табылды. Унбиш яшьтән алып унҗиде яшькәчә балалар арасында иң яхшы шигырь сөйләүче булып Әртә районы Әҗегол мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рузанна Гәйнизаманова (I урын) танылды, II урынны Түбән Сырга районы Үрмәкәй мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Юлиана Аптулхаева, III урынны Түбән Сырга районы Васькино мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләйсәнә Ахунова яулады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының махсус призына монолог сөйләүдә иң яхшылар дип табылган Әртә районы Манчаж Тамак мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Зөфәр Каюмов, шул ук мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Элина Әхтәрова, ә үз иҗат җимешләрен тамашачы һәм жюри әгъзаларына бәян итүчеләр арасында көрәшкән
Әртә районы Әҗегол мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айгөл Ахунова һәм шул ук районнан Әртә-Шигер мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Флорида Муллашева лаек дип табылды. Ә бәйгедә катнашкан барлык укучылар да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан җибәрелгән китаплар белән бүләкләнделәр.
Көннең беренче яртысы кырыктан артык шигырь сөйләүче катнашкан “Туган телгә мәдхия” бәйгесенә менә шундый йомгак ясады.
Манчаж Тамак мәктәбе укучыларының үзешчән сәнгать төркеме күрсәткән чыгышларны карап, бераз ял итеп алгач та, оештыручылар икенче бәйгене ачык дип игълан иттеләр. Алда әйтеп киткәнемчә, биредә җиде мәктәптән килгән китапханәчеләр үзара көч сынаштылар. Бәйгенең кагыйдәнамәсе (положениесы) буенча оештыручыларның төп максаты - китапханәчеләрнең үз эшләрендә балаларга татар телендәге китапларга ничек мәхәббәт тәрбияләүләрен күрү иде. Катнашучыларның һәрберсенә өй эше итеп “Минем һөнәрем – китапханәче” дип аталган эссе язып килү тәкъдим ителгән иде. Икенче бирем: татар әдәбияты буенча әзерләнгән тестларга дөрес җаваплар бирү булса; өченче чиратта китапханәчеләр жюри әгъзалары алдында балалар күңелендә татарча китап укуга мәхәббәт тәрбияләүне тасвирлаган нинди дә булса гамәли (практик) чараны күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, һәркем үз максатына ничек тә ирешергә тырышты. Билгеле, беренче тапкыр өлкә күләмендәге бәйгедә катнашкан ханымнарда дулкынлану, каушау кебек сыйфатлар да булгалады. Тере кеше булгач, барысы да була! Ни дисәң дә, татар мәктәпләре арасында мондый чара беренче тапкыр гына үткәрелә бит әле. Жюри әгъзалары үзләренә максат итеп алган, кагыйдәнамә буенча китапханәче эшендә күрергә тиеш булган ысулларны күрми калмадылылар түгел, күрделәр һәм бәя бирделәр...
Шулай итеп, китапханәчеләр арасында иң яхшы китапханәче итеп Әртә районы Манчаж Тамак мәктәбе китапханәчесе Әлинә ханым Каюмова (I урын) танылды. Аңа шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының махсус призы тапшырылды. II урынга Әчит районы Түбән Арый мәктәбе китапханәчесе Гөлчәчәк ханым Хәмидуллина, III урынга Түбән Сырга районы Үрмәкәй мәктәбе китапханәчесе Миләүшә ханым Низаметдинова лаек дип табылды. Җиңүчеләрнең барысына да Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге исеменнән дипломнар, Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан бәйрәмгә атап җибәрелгән әдәби китаплар җыелмасы тапшырылды. Бәйгедә актив катнашкан Әҗегол, Әртә-Шигер, Табанлы Күл, Уфа-Шигер мәктәп китапханәчеләре дә бүләксез китмәделәр. Аларга да Татарстан тарафыннан җибәрелгән әдәби китаплар җыелмасы бүләк ителде, ә Свердловск өлкәсенең төбәкара мәгариф үсеше институты методисты Зәйтүнә ханым Шәймөхәмәтова институт исеменнән барлык китапханәчеләргә дә рәхмәт хатлары тапшырды.
Бер көн эчендә Манчаж Тамак мәктәбендә ике зур бәйге узды. Дөрес, һәрбер бәйге ниндидер уңай һәм җитешмәгән якларны анализлау өчен бик яхшы чара ул. Казан кунагыбыз Гәрәй ага Рәхим әйтүенчә, һәрбер төбәктә шундый бәйгеләр оештырылып, балалар бәйгеләргә Сабантуйга баргандай ашыга-ашыга, ашкынып киләләр икән, димәк, халкыбызның киләчәге өметле...









news_right_1
news_right_2
news_bot