news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең Ревда шәһәре яшьләре Муса Җәлил шигырьләрен укый

“Мәңгелеккә хөкем ителгән” дип исемләнгән әлеге кичә шәһәрнең Яшьләр советы рәисе, 11 сыйныф укучысы Тимур Каюмов тәкъдиме белән оештырыла.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ"). Свердловск өлкәсенең Ревда шәһәрендә 15 февральдә – каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулган көндә, шигърият кичәсе узачак. Шагыйрьнең иҗатына багышлап, “Мәңгелеккә хөкем ителгән” дип исемләнгән әлеге кичә шәһәрнең Яшьләр советы рәисе, 11 сыйныф укучысы Тимур Каюмов тәкъдиме белән оештырыла, дип хәбәр итә җирле “Городские вести” газетасы.

Аңа бу эштә Яшьләр белән эшләү үзәге ярдәм иткән. Ревда шәһәренең 2 нче санлы китапханәсендә узачак кичәдә мәктәп укучылары, студентлар, шәһәрнең “Рыцари Пера” әдәби клубы әгъзасы Лидия Колпакова –  бу кичтә Муса Җәлилнең тугыз шигырен укыячак. Тамашачыларга Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнәчәк. Чәкчәк белән чәй табыны да әзерләргә ниятлиләр.

Шәһәрнең Яшьләр советы апрель аенда шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган шундый ук кичә үткәрергә планлаштыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100