news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында «Киленбикә» бәйгесе узды

Бәйгедә авылда яшәүче актив, кул эшенә оста әниләр һәм киленнәр катнаша ала.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында традициягә әйләнгән «Киленбикә» бәйгесе узды. 

Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр иткәнчә, бәйгедә авылда яшәүче актив, кул эшенә оста әниләр һәм киленнәр катнаша ала. 

Быел бәйгедә катнашучылар үзләре турында сөйләгән, осталыкларын күрсәткән, татар халык биюләрен биегән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot