news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсенең Боланаш бистәсендә мәчет ачыла

Хәзерге вакытта мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар, уку сыйныфлары, мөселман атрибутикасы сатыла торган кечкенә кибет эшли.

Свердловск өлкәсенең Боланаш бистәсендә мәчет ачыла
tatar-congress.org

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Боланаш бистәсендә мәчет ачылуга әзерләнәләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Боланаш шахтерлар бистәсендәге иман йорты халык көче белән инде ун елдан артык төзелә. Хәзерге вакытта биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар, уку сыйныфлары, мөселман атрибутикасы сатыла торган кечкенә кибет эшли.

Мәчеттә шулай ук зур мөселман бәйрәмнәре вакытында аш үткәрү өчен махсус бүлмә дә бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot