news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә үзешчән татар театр коллективлары җыелды

Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә V Ачык округ үзешчән татар театр иҗаты фестивале узды.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). 7 апрельдә Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә V Ачык округ үзешчән татар театр иҗаты фестивале узды, дип хәбәр итә «Урал татарлары» сайты.

Фестиваль татар драма әсәрләрен популярлаштыру һәм пропагандалау, үзешчән артистларның башкару осталыгын арттыру максатыннан инде бишенче тапкыр үткәрелә. Чарада Свердловск өлкәсеннән 10 үзешчән татар театр коллективы катнашты.

Әлеге чараны уздыруда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге зур ярдәм күрсәтте. Фестивальдә катнашкан коллективларга тапшыру өчен китаплар әзерләнгән иде. Шулай ук чараны оештыручыларга Даими вәкиллекнең Мактау грамоталары тапшырылды. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Фәвия Сафиуллина фестивальнең жюри составында эшләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100