news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә яшәүче укытучы Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерергә өндәде

Сарманда туып, 41 ел Свердловск өлкәсендә балалар укыткан Фәния Гакәшина мәрхүм Илһам Шакировны “минем кодам” дип йөртә.

Свердловск өлкәсендә яшәүче укытучы Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерергә өндәде
Клара Хасанова

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Данис Вахитов). Свердловск өлкәсендәге Кантуган авылында яшәүче татар теле укытучысы, Илһам Шакировның ерак туганы Фәния Гакәшина җырчының исемен мәңгеләштерергә өндәде. Ул, татар җәмәгатьчелегенә үзенең гозерен җиткерүне сорап, “Татар-информ” агентлыгына мөрәҗәгать итте.

Фәния Гакәшина татар халкының кайгысын уртаклашуын әйтте. “Илһам абыйның исемен мәңгеләштерү өчен, Әлфия Авзалова вафат булгач, аның истәлегенә уздырылган кебек үк чараларны уздырырга кирәк”, - диде ул.

“Ул иң моңлы татар җырчыларның берсе иде, җырлары мәңге истә калыр, Илһам кодам үзенең хезмәте өчен мәңгеләштерелергә тиеш”, - диде Фәния ханым.

Фәния Гакәшина апасының иренең әтисе Илһам Шакировның әтисе белән туган. Ул Илһам Шакировны “минем кодам” дип йөртә.

  • Фәния Гакәшина Сарман районы Юлтимер авылында туган. Алабугада укытучы булырга укыгач, аны Сведловск өлкәсенә җибәргәннәр. 41 ел буе укыткан, директор булып та эшләгән, 1993 елда пенсиягә чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100