news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә XV «Урал сандугачы» Төбәкара бәйгесенең Гала-концерты узачак

Гала-концертта Татарстанның халык артистлары Фән Вәлиәхмәтов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Вил Усманов, Татарстанның атказанган артистлары Наил Сәгъдиев, Сиринә Зәйнетдинова һәм башка татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). 13 март көнне 16.00 сәгатьтә Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараеның Зур залында XV «Урал сандугачы» Төбәкара бәйгесенең Гала-концерты узачак.

Гала-концертта Татарстанның халык артистлары Фән Вәлиәхмәтов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Вил Усманов, Татарстанның атказанган артистлары Наил Сәгъдиев, Сиринә Зәйнетдинова һәм башка татар эстрадасы йолдызлары катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Керү – чакыру билетлары буенча.

news_right_1
news_right_2
news_bot