news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә узган «Уйнагыз, гармуннар!» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Бәйгедә Россия Федерациясенең сигез төбәгеннән106 иҗат коллективы һәм аерым башкаручылар катнашырга теләк белдергән.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында онлайн форматта узган «Уйнагыз, гармуннар!» төбәкара бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Онлайн гала-концерт социаль челтәрләрдә урнаштырылды, иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручылар мактаулы исемнәр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә Россия Федерациясенең сигез төбәгеннән (Татарстан, Башкортстан, Марий Эл республикалары, Пермь крае, Свердловск, Чиләбе һәм Төмән өлкәләре) 106 иҗат коллективы һәм аерым башкаручылар катнашырга теләк белдерде. 8 яшьтән 85 яшькә кадәрге катнашучыларның гомуми саны 280 кешедән артып китте.

Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәре Республика татар мәдәнияте үзәгенең «Хәзинә» татар гөсләчеләр ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гәрәй Мәгъсүмҗанов) V Милли уен коралларында уйнаучылар төбәкара бәйгесенең гран-приена лаек булды.

Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәреннән Илнур Хәмидуллин, Казаннан Ринат Мөхетдинов, Әрәкәй авылыннан Александр Пузаков, Төмәннән Әбүзәр Миңнебаев, Төмәннән «Әмәл» фолкьлор ансамбле, Әрәкәй авылыннан кашыкчылар ансамбле конкурсның лауреаты дип табылды.

Беренче дәрәҗә диплом ияләре:

Марий Эл Республикасыннан Гәрәй Мәгъсүмҗанов, Башкортстанның Мәчетле районыннан Зифат Сафин, Пермь краеның Барда авылыннан Илизә Габделмәнова, Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәреннән Ильяс Гафаров, Свердловск өлкәсенең Перепряжка авылыннан Рәшидә Харисова, Әрәкәй авылыннан Газимә Хәкимова, Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәреннән «Юлдаш» инструменталь ансамбле, Казанның «Татарские гармоники» халык фольклор ансамбле, Чиләбе өлкәсеннән «Ләйсән» фольклор ансамбле халык коллективы.

Икенче дәрәҗә диплом ияләре:

Әрәкәй авылыннан Александр Пузаков, Барда авылыннан Рамил Батыркаев, Татарстанның Кукмара районыннан Шәүкәт Хөсәенов, Свердловск өлкәсенең Каменск-Уральский шәһәреннән Олег Кипрушкин, Мәчетле районыннан Зөлфирә Сәлимова һәм Энгельс Галиәкбәров, Түбән Тагил шәһәреннән Дамир Вәлиәхмәтов, Татарстанның Балтач районыннан «Ядкарь» инструменталь ансамбле, Пермь краеннан «Сүнмәс моң» вокаль-инструменталь ансамбле, Кукмара районыннан «Шаян егетләр» гармунчылар һәм баянчылар ансамбле, Башкортстаннан «Яшь йөрәкләр» баянчылар ансамбле.

Өченче дәрәҗә диплом ияләре:

Свердловск өлкәсенең Серов шәһәреннән Иван Абрамов, Кукмара районыннан Васил Төхвәтов һәм Әбүзәр Шиһабиев, Екатеринбургтан Ленар Сесенбаев, Свердловск өлкәсенең Үрмәкәй авылыннан Газизҗан Хәмидуллин, Башкортстаннан Энгельс Галиәкбәров, Каменск-Уральский шәһәреннән Дамир Нартдинов, Башкортстаннан Мәснәви Гайнетдинов, Марий Эл Республикасыннан гармунчылар дуэты, Түбән Тагил шәһәреннән инструменталь дуэт, Кукмара районыннан «Тургай» курайчылар ансамбле, Татарстанның Буа шәһәреннән «Сөембикә» ансамбле һәм Башкортстаннан «Нәүрүз» ансамбле.

Серов шәһәреннән Илья Кондратюк һәм Барда авылыннан Артем Шәриповка махсус приз дипломы тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100