news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» конкурсына нәтиҗә ясалачак

«Урал кызы» бәйгесендә җиңүче кыз Екатеринбург шәһәре «Татар кызы -2019» титулына ия булачак.

Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» конкурсына нәтиҗә ясалачак
tatar-congress.org

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). 27 апрельдә Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» бәйгесенә йомгак ясалачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бәйге өч турда уздырыла. Сайлап алу туры мәдәният һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан районнарда, шәһәрләр һәм авылларда оештырылган инде. Свердловск өлкәсендә ул 2019 елның 13 апреленә кадәр үткәрелгән.

Ярым финал туры 27 апрельдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексында узачак. Финал туры исә «Урал кызы» конкурсының гала-концерты 27 нче апрельдә 18.00 сәгатьтә булачак.

Туган телендә сөйләшүче, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихын белүче гүзәл туташлар өчен оештырылган әлеге бәйгедә Свердловск өлкәсендә яшәүче 18-25 яшькә кадәр кызлар катнашкан.

«Урал кызы» бәйгесендә җиңүче кыз Екатеринбург шәһәре «Татар кызы -2019» титулына ия булачак һәм Ижевск каласында уза торган Халыкара бәйгедә үз төбәге данын яклап катнашу хокукы алачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100