news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» бәйгесенә әзерләнәләр

Бәйгедә җиңүче «Татар кызы» халыкара конкурсының сайлап алу турына үтә.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). вердловск өлкәсендә «Урал кызы» бәйгесе узачак. Бу хакта «Урал татарлары» сайты хәбәр итә.

Бәйгедә җиңүче «Татар кызы» халыкара конкурсының сайлап алу турына үтә. «Урал кызы» өч турда уздырыла.

Сайлап алу туры мәдәният һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан районнарда, шәһәрләр һәм авылларда оештырыла. Свердловск өлкәсендә ул 2019 елның 13 апреленә кадәр үткәрелә.

Ярымфинал туры 27 апрельдә Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексында узачак.

Финал туры. «Урал кызы» конкурсының гала-концерты 27 апрельдә Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексында оештырыла.

«Урал кызы» конкурсында катнашу өчен, Свердловск өлкәсендә яшәүче 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган кызларны чакыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot