news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» бәйгесе узачак

Бәйгедә җиңүче «Татар кызы» халыкара конкурсының сайлап алу турына үтә.

Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» бәйгесе узачак
tatar-congress.org

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» бәйгесе узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә җиңүче «Татар кызы» халыкара конкурсының сайлап алу турына үтә. «Урал кызы» өч турда уздырыла.

Сайлап алу туры мәдәният һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан районнарда, шәһәрләр һәм авылларда оештырыла. Свердловск өлкәсендә ул 2019 елның 13 апреленә кадәр үткәрелә.

Ярым финал туры 27 апрельдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексында узачак.

Финал туры. «Урал кызы» конкурсының гала-концерты 27 апрельдә 18.00 сәгатьтә Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексында оештырыла.

«Урал кызы» конкурсында катнашу өчен, Свердловск өлкәсендә яшәүче 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган кызларны чакыралар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100