Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре булачак
12 февральдән 20 февральгә кадәр Свердловск өлкәсендә «Әпипә», «Исәнмесез», «Байгал», «Сөмбел» фильмнары күрсәтелә.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 12 февральдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәренең тантаналы ачылышы була. 12 февральдән 20 февральгә кадәр Свердловск өлкәсендә «Әпипә», «Исәнмесез», «Байгал», «Сөмбел» фильмнары күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге сайты язганча, көндезге сәгать бердә Кино йортының Зур залында Татарстан киносы көннәрен ачу тантанасы була.
Ачылу тантанасына Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе җитәкчеләре һәм чара кысаларында тәкъдим ителәчәк «Әпипә» фильмы актерлары да чакырылган.
«Әпипә» фильмы Татарстанда да татар телендә яхшы, прокатка чыга алырдай, көлкеле, маҗаралы фильм төшерә алуларын күрсәтә», — ди режиссер Илшат Рәхимбай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз