news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә татарларны калфак чигәргә өйрәтәләр

Уралда татар киемнәрен табу бик кыен, бары тик тектереп кенә була, ди “Яшен” Свердловск өлкәсе татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Свердловск өлкәсендә татарларны калфак чигәргә өйрәтәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Яшен” Свердловск өлкәсе татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов хәбәр итте.

“Уралда татар киемнәрен табу бик кыен, бары тик тектереп кенә була. Яшьләрдә милли киемгә кызыксыну бар, шуңа бу остаханә бик тә кирәк дип саныйм”, - диде Ринат Каштанов.

Остаханәдә ул калфакны тегү серләренә Ралия Ворошнина өйрәтәчәк. "Катнашучылар үзләре теккән калфакны истәлеккә алып  калдырачак”, - диде татар яшьләре оешмасы рәисе.

Ринат Каштанов сүзләренчә, киләсе остаханәләр татар хатын-кызы һәм ир-атының милли киемен тегәргә өйрәнүгә багышланачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100