Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловск өлкәсендә татарча нәфис сүз осталары конкурсы уза
Конкурска Россиянең 9 регионыннан 370 гариза кабул ителгән.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы Аракай авылындагы милли-мәдәни комплекс һәм Екатеринбург шәһәре өлкә милләтара китапханәсе белән берлектә ел саен үткәрелә торган төбәкара нәфис сүз осталары бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнде.
Әлеге чара Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Казандагы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән оештырыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Конкурска Россиянең 9 регионыннан — Свердловск, Курган, Киров, Төмән, Омск, Түбән Новгород, Пермь крае, Мари Эл һәм Татарстан республикаларыннан — 50дән артык территория һәм муниципалитетлардан барлыгы 370 гариза кабул ителгән.
Конкурста бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилсәсәрләре рус, татар, белорус һәм инглиз телләрендә укылачак.Җиңүчеләр 2022 елның 12 мартында билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз