Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловск өлкәсендә татарча диктант яздылар
Татарча диктантта "5"ле алучыларга 24 декабрьдә Серов шәһәрендә дипломнар тапшырылачак.
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”) Свердловск өлкәсе татарлары “Татарча диктант” язды. Серов шәһәрендәге Татар-башкорт мәдәни үзәгендә оештырылган дәрескә Краснотурьинск, Североуральск һәм Серовта яшәүче татарлар җыелган иде, дип хәбәр итә Североуральскиның Нслово.инфо сайты.
Диктантны 20 кеше язган, алар арасында 10-13 яшьлек мәктәп укучылары да, 75 яшькәчә өлкәннәр дә булган. Дүрт кеше диктантны “5”легә язган.
“Диктант шактый авыр иде, текстта 250 сүз булды. “5”ле алуыбыз белән горурланабыз”, – дип, татарча диктанттан югары билге алган Североуральскидан “Дуслык” татар-башкорт иҗади оешмасы әгъзалары Юлия Кокшарова белән Рамилә Мусина куанычлары белән уртаклаша.
Татарча диктантны яхшы билгеләргә язучыларга 24 декабрьдә Серов шәһәрендә тантаналы төстә дипломнар тапшырылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз