news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре уза

Екатеринбургта татар һәм рус теләрендә авторлык шигырьләр, “Курай” татар һәм башкорт мәдәнияте ансамбле башкаруында җырлар яңгырый.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). 13 ноябрьдә Екатеринбург шәһәрендә Татарстан Республикасы язучылар берлеге делегациясе катнашында җәмәгать эшлекләре, Свердловск өлкәсе шагыйрьләре һәм язучылары, Урал язучылары Ассоциациясе, Россия язучылар берлегенең Екатеринбургтагы бүлекчәсе җитәкчеләре белән очрашу узган.

Урал якларына Татарстаннан ТР язучылары берлеге рәисе Данил Сәлихов, мәшһүр язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Рифа Рахман һәм Ләбиб Лерон сәяхәт кылган.

Кунакларны Татарстанның Свердловск өлкәсендә Тулы вәкаләтле вәкиле Ринат Садриев, Урал язучылар Ассоциациясе координаторы Александр Кердан, Россия язучылар берлегенең Екатеринбургтагы бүлекчәсе җитәкчесе Евгений Касимов, Россия язучыларының берлегенең Екатеринбургтагы бүлекчәсе җитәкчесе Арсен Титов каршы алган. Казан делегациясе үзләре белән китаплар алып килгән иде, Урал язучылары да үзләренең китапларын бүләк иткәннәр.

Кичәдә татар һәм рус теләрендә авторлык шигырьләр, “Курай” татар һәм башкорт мәдәнияте ансамбле башкаруында җырлар башкарылган. “Каюм Насыйри институты” фәнни-мәгариф үзәгенең Екатеринбургтагы филиалы тыңлаучылары Габдулла Тукай әсрләренә язылган җырларны башкарганнар, шигырьләрен укыганнар.
Язучылар берлеге арасында хезмәттәшлек итү турында дүрт яклы килешү имзаланган.

Ринат Садриев әйтүенчә, бу килешү алга таба хезмәттәшлек итү зур юлларны ачачак, хезмәттәшлек итү буенча чаралар планы да бар.

Татар мәдәнияте һәм сәнгате көннәре Свердловск өлкәсенең Красноуфимск, Ачитск, Артинск шәһәр округларында һәм Түбән Сергин муниципальном районда дәвам итәчәк. Татар язучылар 11 авыл халкы белән очрашулар үткәрергә планлаштыра. Татар әдәбияты көннәрен ябу тантанасы 16 ноябрьдә Түбән Сергин районы Аракай авылында узачак.

Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре Свердловск өлкәсе һәм Татарстан мәдәният министрлыклары ярдәме белән Татарстанның Свердловск өлкәсендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге белән берлектә “Татар конгрессы (Урал татарлары)” иҗтимагый төбәк оешмасы тарафыннан үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100