news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды

«Йолдыз» татар-башкорт мәдәнияте ансамбленең өлкәннәр төркеме җитәкчесе Фәүзия Альбитовага һәм солисткасы Рәисә Сафинага Мактау грамоталары тапшырдылды.

Свердловск өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды
https://tatur.tatarstan.ru

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). 25 августта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә тантаналы төстә «Татарстан – Урал, бергә һәм һәрвакыт! Урал татарлары – Татарстанның 100 еллык юбилеена» дигән фотокүргәзмә ачылды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов фотокүргәзмә, Татарстан һәм Урал төбәге арасындагы төбәкара хезмәттәшлек хакында сөйләде. Күпьеллык хезмәттәшлек, Свердловск өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни традицияләрен үстерү һәм пропагандалауга зур өлеш керткән өчен «Йолдыз» татар-башкорт мәдәнияте ансамбле халык коллективының өлкәннәр төркеме җитәкчесе Фәүзия Альбитова һәм өлкәннәр төркеме солисткасы Рәисә Сафинага Мактау грамоталары тапшырды

Тантанада татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре: «Урал татарлары» Свердловск өлкәсе татар конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасының идарә рәисе Ринат Әскәров; Свердловск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Артур Мөхетдинов; Екатеринбург татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Владислав Яхин; «Урал татарлары» Свердловск өлкә халыклар дуслыгын үстерү иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Суфия Тәминдарова сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы һәм Урал төбәге арасындагы төбәкара хезмәттәшлек белән бәйле тарихи һәм бүгенге көндә төшерелгән фотолар тәкъдим ителгән.

Теләгән һәркем әлеге күргәзмә белән Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә таныша ала. Адресы: Екатеринбург шәһәре, Сакко һәм Ванцетти урамы, 24. Күргәзмә дүшәмбе-җомга көннәрендә 11.00-19.00 сәгатьләрдә эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100