news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар башлана

Өлкәнең Халык иҗаты сарае фойесында татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм милли аш-сулары күргәзмәләре эшләячәк.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). 15 мартта Екатеринбургта Свердловск өлкәсендә ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итү тантанасы узачак. Чара «Урал сандугачы» XIII Ачык Төбәкара татар җыры һәм инструменталь музыкасы Гала-концерты кысаларында узачак. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Җырчы Резеда Ярулина истәлегенә багышланган «Урал сандугачы» традицион конкурсы 2004 елдан бирле уздырыла һәм Урал татарларының үзенчәлекле брендына әверелде. Традиция буенча конкурста Урал, Себер, Идел буе һәм Башкортстан төбәкләреннән талантлы башкаручылар катнаша.

Свердловск өлкәсе Халык иҗаты сарае фойесында татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм милли аш-сулары күргәзмәләре эшләячәк. Гала-концертта Татарстан Республикасы татар эстрадасы йолдызлары, сәнгать осталары, «Урал сандугачы» конкурсларында җиңүчеләр, шулай ук бию коллективлары катнаша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100