news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә Муса Җәлилгә багышлап, "Ак Барс" клубы призына хоккей ярышлары узачак

Яшьләрне спортка тарту, "Ак Барс" җанатарларын арттыру максатында яшүсмерләр командалары арасында хоккей турниры икенче тапкыр оештырыла.

(Казан, 3 февраль, "Татар-информ") Свердловск өлкәсендә икенче тапкыр “Ак Барс” хоккей клубы призына, Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей ярышлары үткәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге.

Татарстан белән Свердловск өлкәсенең 2014 елда төзелгән хезмәттәшлек турындагы килешүе кысаларында, яшүсмерләр командалары арасында Казанның “Ак Барс” клубы бүләгенә ачык турнир беренче тапкыр 2016 елда оештырылган иде. Красноуфимск районы Бәяк-Түз авылында 21 февральдә узган ул ярышларда Свердловск, Пермь өлкәләре, Башкортстан командалары катнашты.

Быел турнир 24-25 февральгә билгеләнгән. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Татарстанның һәм Свердловск өлкәсенең спорт ведомстволары, Красноуфимск районы хакимияте тарафыннан яшьләрне спортка тарту, өлкәдә “Ак Барс” командасы җанатарларын арттыру, Муса Җәлил исемен таныту максатыннан үткәреләчәк. Быелгы ярышларда Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәләре, Башкортстан һәм Татарстан Республикалары командалары катнашыр дип көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100