news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендәге бәйгедә мәктәп укучылары татар язучыларының әсәрләрен укыды

1-8 сыйныф укучылары катнашкан бәйгенең төп шарты әсәрне татар телендә уку иде.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге инициативасы һәм этномәдәни (татар) компонентлы мәктәп директорлары Советы ярдәме белән Свердловск өлкәсендә татар язучыларының проза әсәрләрен укучылар арасында VIII бәйге узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучылар бары тик татар телендә генә чыгыш ясады.

Чараның максаты - туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, диалог һәм әдәби сөйләмне үстерү, укучыларның гомуми күзаллауларын киңәйтү. Бәйгедә Артин шәһәр округы, Түбән Серга муниципаль районы, Красноуфимск округы укучылары катнашты. Балалар, нигездә, татар әдәбияты буенча мәктәп программасына кертелгән әсәрләрдән өзекләр сайлады.

Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге белгече Д.И. Алетдинова җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм дипломнар тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100