news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә быелгы беренче Сабантуй 19 майга билгеләнгән

Екатеринбургта язгы чәчү төгәлләнүгә багышланган чара 10 июнь көнне, ә өлкәкүләм Сабан туе 30 июньдә оештырылачак.

Свердловск өлкәсендә быелгы беренче Сабантуй 19 майга билгеләнгән
Рамиль Гали

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Свердловск өлкәсендә быел Сабан туе 40ка якын торак пунктта узачак. "Урал татарлары" сайты хәбәр иткәнчә, төбәктә милли чараны беренче булып Левиха бистәсендә яшәүче татарлар бәйрәм итәчәк. Биредә Сабан туе 19 майга билгеләнгән.

Өлкәдә үткәреләчәк соңгы Сабан туйлар 1 июльдә - Североуральск һәм Новоуральск шәһәрләрендә узар дип планлаштырыла.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, Екатеринбургта язгы чәчү төгәлләнүгә багышланган чара 10 июнь көнне, ә өлкәкүләм Сабан туе 30 июньдә оештырылачак.

Свердловск өлкәсендә Сабан туйлары графигы белән "Урал татарлары" сайтында тулырак танышырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100