news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсе татарлары Татарстан Президентыннан мәчет төзергә ярдәм сорый

Р. Әскаров мөрәҗәгатендә Екатеринбургның 1/3 өлеше, ягъни 500 меңләп кеше мөселман булуын, әмма шәһәрдә ике генә мәчет эшләвен билгеләп үтә.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Урал мөселманнары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, мәчет төзергә ярдәм итүен сорап, хат юллаган. Бу хакта Свердловск өлкәсе Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Свердловск өлкәсе Татар конгрессы рәисе Ринат Әскаров Татарстан Президентына булган мөрәҗәгатендә Екатеринбургта мәчетләр белән булган хәлләргә игътибар итүне сорый. Моңа аны Изге Екатерина храмы белән килеп туган хәл һәм шуңа бәйле рәвештә, шәһәрдә барлыкка килгән дини проблема этәргән. 
 
Р. Әскаров мөрәҗәгатендә Екатеринбургның 1/3 өлеше, ягъни 500 меңләп кеше мөселман булуын, әмма шәһәрдә ике генә мәчет эшләвен билгеләп үтә. Православие храмнары исә елдан-ел күбәя, ди ул. 
 
"Екатеринбургта инде 9 ел Җәмигъ мәчете төзү хакында сүз бара. Җирле мөселманнар активлык күрсәтсә дә, эш урыныннан кузгалмый. Мөселманнар мәчетнең Боз сарае янында урнашачагын аңлый, әмма бу күршелек бер-берсенә комачау итмәячәк", ди алар. 
 
"Башка конфессия вәкилләре кебек үк, аларның да гыйбадәт йортына хокуклары бар. Барлык конфессия вәкилләре үзара аңлашып һәм бер-берсен хөрмәт итеп яшәсен дисәк, кемнеңдер хокукларын кысарга ярамый. Күп кешенең хыялы - тынычлыкта һәм татулыкта, дуслыкта һәм хөрмәттә яшәү", - диелә хатның азагында. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100