news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсе Сабан туенда ат чабышында җиңүчегә байтал бирәчәкләр

Сабантуйда татар эстрадасы җырчылары да чыгыш ясаячак.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). 20 июльдә, 11:00 сәгатьтә “Ак ат” ял клубында Свердловск өлкәсе Сабан туе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Традицион күңел ачулардан тыш, кунаклар арасында айфон, смартфоннар, ноутбук, планшет уйнатачаклар. Шулай ук бәйрәмдә җырчылар Ришат Төхвәтуллин, Хәмдүнә Тимергалиева, Фәрит Фәйзрахманов, Зәринә Хәсәншина, Альбина Йосыпова катнашачак.

Ат чабышында җиңгән җайдакка Герда кушаматлы байтал бүләк итәчәкләр. Көрәш батырына төп бүләк буларак, автомобиль тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot