news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Сабан туен ни өчен соң үткәрүләрен аңлатты

Без аны махсус 20 июльгә калдырдык, чөнки бу чорда Татарстанда зур чаралар көтелми, димәк, Рөстәм Миңнеханов килә алыр дип өметләнәбез, диде ул.

Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Сабан туен ни өчен соң үткәрүләрен аңлатты
Алсу Исмәгыйлева

(Екатеринбург, 15 февраль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Азат Салихов Екатеринбург шәһәрендә Сабан туен ни өчен соң үткәрүләрен аңлатты. Бу хакта ул бүген ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның өлкәдәге татар эшмәкәрләре белән очрашуы вакытында әйтте.

“20 июль көнне Екатеринбург шәһәрендә Cабан туе узачак. Без барыгызны да, шул исәптән Васил Шәйхразиевны һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да көтәбез. Күпләр әлеге бәйрәмне шулай соң үткәрүебезнең сәбәбен сорый. Без ул чараны махсус шушы вакытка калдырдык, чөнки бу чорда Татарстанда зур чаралар көтелми. Димәк, Татарстан җитәкчелегенең бездәге Cабан туена килүенә өметләнәбез”, - дип аңлатты ул.

Азат Салихов Екатеринбург Cабан туеның шәһәр читендә үтәчәген әйтте. “Безнең Cабан туйларына 20 меңнән артык кеше җыела. Читтә ипподромыбыз да бар. Сабан туен куәтле итеп оештырырга, көрәш бәйгесенә кыйммәтле бүләкләр куярга тырышабыз. Бу бит муллык бәйрәме”, - дип сөйләде Азат Салихов.

Губернатор урынбасары өлкәдәге зур татар чараларына төбәктәге татар эшмәкәрләренең ярдәм итүен әйтте. “Форсаттан файдаланып, сезгә рәхмәт җиткерәсем килә”, - дип мөрәҗәгать итте ул очрашуда катнашкан эшмәкәрләргә. Биредә 30лап эшмәкәр җыелган иде.

  • Свердловск өлкәсендә һәм Екатеринбург шәһәрендә бүгенге көндә 135000 татар яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100