news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсе Диния нәзарәтенә вакытлы гыйбадәт йорты төзү өчен җир бирделәр

Яңа гыйбадәт йортын цирк янында ноябрь аенда сүтелгән «Нур-Усман» мәчете (ул да вакытлыча сафка бастырылган иде) урынына төзиячәкләр.

Свердловск өлкәсе Диния нәзарәтенә вакытлы гыйбадәт йорты төзү өчен җир бирделәр
tatar-congress.org

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсе хакимияте Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә (Урал мөхтәсибәтенә) Сортировка торак районында мөселманнарга вакытлы гыйбадәт йорты төзү өчен 1,5 гектар мәйданны биләгән җир бирде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа гыйбадәт йортын цирк янында ноябрь аенда сүтелгән «Нур-Усман» мәчете (ул да вакытлыча сафка бастырылган иде) урынына төзиячәкләр. Урал мөхтәсибәте вәкилләре вакытлы гыйбадәт йорты төзү мәсьәләсенә багышланган йомгаклау киңәшмәсендә вице-губернатор Сергей Бидонько һәм Свердловск өлкәсе дәүләт милке министры Сергей Зырянов белән шул хакта килеште. Вице-губернатор сүзләренчә, бу «тыныч диалог ярдәмендә каршылыкларны җиңеп, акрынлап бөтен кешене дә канәгатьләндергән уртак карарга килүнең яхшы үрнәге».

План нигезендә вакытлы мәчетне Сортировка торак районында 31 гыйнварга кадәр сафка бастырырга тиешләр. Бинаның корпусы әзер инде, хәзер җылы идәннәр һәм ишек-тәрәзәләр урнаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100