Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Свердловск һәм Чиләбе өлкәсе мөселманнары Зәйнулла ишан Рәсүлев каберен зиярәт кылды
Свердловск һәм Чиләбе өлкәсе мөселманнары Троицк шәһәрендә XIX-XX гасырның күренекле дин әһеле, шәех Зәйнулла ишан Рәсүлев каберен зиярәт кылды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр итә.
Зиратта кунакларга Зәйнулла ишан Рәсүлевнең тормышы турында сөйләделәр, ул дини һәм мөгаллимлек эшчәнлеге алып барган урыннарга экскурсия ясадылар.
Мәчет имамы Данис хәзрәт сүзләренчә, суфичылык курсы узган биш йөз укучы арасыннан Зәйнулла ишан әлеге миссия өчен үзенең дәвамчысы буларак Төньяк Кавказ мөфтие Сәйфулла кади Башларовны сайлаган. Махачкаладагы Җомга мәчете Зәйнулла аш-Шәрәфи хөрмәтенә аталган.
Сәфәр ахырында Чиләбе шәһәренең Зәйнулла Рәсүлев исемендәге рухи үзәгендә мәүлид укылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз